Татар галимнәре Касыйм якларында югалган кабер ташын тапкан

Галим Азат Ахунов кабер ташы янында

Кабер – беренче татар хатын-кыз язучыларының берсе булган мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче Галимәтелбәнат Биктимериянеке.

Рязань өлкәсенең Яубаш татар авылы (рәсми атамасы – Болотце, ул Касыйм шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан) зиратында Татарстан тарихчылары Галимәтелбәнат Биктимериянең каберен тапкан. Ул озак еллар дәвамында югалган дип саналган. Бу хәбәр белән ТӘҺСИнең фәнни хезмәткәре, "Мирас" үзәге җитәкчесе, галим Азат Ахунов үзенең социаль челтәрләрдә уртаклашты. Кабер очраклы табылды, диде ул.

— Яубаш авылы зиратында очраклы рәвештә табылган кабер – татар мәдәнияте тарихы өчен зур ачыш. Күп еллар дәвамында югалган дип саналган шагыйрәнең кабере ачыкланды. Бу табыш фәнни һәм тарихи яктан бик кыйммәтле, чөнки Биктимерия – беренче татар хатын-язучыларның берсе, мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче. Аның кабере табылуы – безгә аның мирасын сакларга һәм дәвам иттерергә яна этәргеч бирәчәк, — диде Ахунов.

Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ (Татарстан Әдәбият һәм Сәнгать институты) галимнәре Рязань өлкәсендә фәнни экспедиция үткәрә. Алар Касыймда булды, Касыйм тирәсендәге татар авылларына йөри. Галимнәр татар зиратларын, татар каберләрен өйрәнә.

Моңарчы Касыйм якларына ТӘҺСИ галимнәренең соңгы фәнни экспедицияләре 1970нче елларда булган. Галимнәр Касыйм шәһәрендәге татар зиратындагы каберлекләрне өйрәнә, танылган Шакуловлар нәселенә караган каберлекләр күп ди.

Шулай ук галимнәр Шырын (рәсми атамасы – Прилипки), Татарбаево (рәсми исеме – Турбаево) кебек авылларда да булган. Шырында иске мәчет исән, эшли, әмма авылда татарлар юк диярлек. Татарбайда шулай ук бер татар кешесе калган, ул да ялгыз гомер кичерә.

Галимнәр әйтүенчә, Яубаш вакытында зур авыл булган, якынча 900 хуҗалык, хәзер исә ул беткән хәлдә. Авылда бер кеше генә яшәп калган. 57 яшьлек Вилдан Таканаев. Ул гаиләсез, ялгыз яши. Яубашта зур мәчет, мәдрәсә булган, Советлар Берлеге вакытында җимерелгән.

Галимәтелбәнат Биктимерова (Биктимерия; 1876–1906) — беренче татар хатын-кыз язучыларының һәм шагыйрәләренең берсе, мөгаллимә, мәгърифәтче һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче. 1895 елда Касыйм янындагы Яубаш авылында кызлар өчен мәктәп ача, анда укыта. Аның "Тәргыйбел-бәнат", "Хөснел-васия", "Мәгашәрет адәбе" кебек педагогик әсәрләре кызларның белем алуының әһәмиятен һәм хатын-кызларның социаль рольләрен күтәрә. 1905 елгы инкыйлаб вакытында ирек өчен көрәш темасына багышланган шигырьләр иҗат итә.

Ризаэддин Фәхреддин кебек галимнәр аның хезмәтләрен югары бәя бирә. Галимәтелбәнат Биктимерова татар хатын-кызларының мәгърифәт, әдәбият һәм җәмгыять тормышындагы урынын ныгыту өчен зур өлеш керткән шәхес булып таныла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!